Котлыйбыз! 👏 — 29 мая 2026 г. в 06:45:37.269
Котлыйбыз! 👏 📅 28 нче май көнне Кукмара шәһәрендә район укучыларын хөрмәтләү тантанасы булды. Тантана барышында олимпиада хәрәкәтендә зур күрсәткечләргә ия булган сәләтле укучыларны, аларның укытучыларын һәм әти-әниләрен бүләкләделәр. 👏 Әлеге бәйрәмдә мәктәбебезнең 10 нчы сыйныф укучысы Файзуллина Алсуга, аның әти-әнисенә һәм укытучысы Мухаметзянова Ләйсән Хамитовнага халыкара олимпиадада зур җиңүе белән котлап, Рәхмәт хатлары тапшырдылар. 🌺 Котлауларга без дә чын күңелдән кушылабыз! Җиңүләрегез дәвамлы булсын! #МБОУСОШсЯдыгерь

