Мәктәбебезнең унынчы сыйныф укучысы Валеева Эльза Заһид кызы "Сабантуй сылуы-2026" муни... — 6 июня 2026 г. в 19:09:07.245
Мәктәбебезнең унынчы сыйныф укучысы Валеева Эльза Заһид кызы "Сабантуй сылуы-2026" муниципаль бәйгесендә " Иң серле сылу" номинациясендә җиңү яулады. Чын күңелдән котлыйбыз!. Горурланабыз! Татар кызына-Сабантуй сылуына! Уйный тальян сыздырып Кызлар бии туздырып Кунаклар да бик күп кайткан Сабантуйга ашкынып. Мәйданнарны иңләп-буйлап Килә татар кызлары. Елмаялар серле итеп Сөлек кебек буйлары. Әй сөекле татар кызы! Рухың якты, күңелең бай Сиңа карап сокланабыз Әйтерсең лә тулган ай. Яшәсен йөрәк түрендә Халкымның моң дәрьясы Татар кызы уңган кыз дип Соклансыннар барчасы. Ярат син газиз халкыңны Ярат син туган җирең Югалтма син иманыңны Онытма Тукай телен!

