Вакцинация укучылар өчен бик кирәкле һәм мөһим эш. Мәктәптә балалар бер-берсе белән тыг...
Вакцинация укучылар өчен бик кирәкле һәм мөһим эш. Мәктәптә балалар бер-берсе белән тыгыз аралашалар, шуңа күрә инфекцияләр таралу куркынычы биредә аеруча зур. Балаларны вакцинацияләү түбәндәге сәбәпләр аркасында мөһим: • Сәламәтлекне саклау: Вакциналар грипп, кызылча (корь), туберкулез кебек куркыныч авырулардан һәм аларның өзлегүләреннән ышанычлы саклый. • Иммунитет булдыру: Вакцинация нәтиҗәсендә баланың организмы инфекцияләргә каршы көрәшергә өйрәнә. • күмәк иммунитет (коллективный иммунитет): Мәктәптә балаларның күпчелеге прививка ясаткан булса, авыру тарала алмый. Бу сәламәтлекләре аркасында прививка ясатырга ярамаган бүтән балаларны да саклый. • Уку процессының өзелмәве: Планлы вакцинация сыйныфларның карантинга ябылуын һәм баланың дәресләрне калдыруын булдырмый калырга ярдәм итә. Прививкаларны вакытында ясатыгыз! Сәламәт булыгыз!