Якты Тукай! — 26 апреля 2026 г. в 20:28:15.236
Якты Тукай! Нурлы Казаннарга"Пар ат"ларда килдең ашкынып, Татар дөньясына ялкын сиптең, Әмма киттең бик тиз ашыгып. Бүген җөмһүриятебездә Г. Тукай бәйрәмнәре старт алды. Шул нисбәттән мәктәптә, китапханәләрдә шау-гөр килеп бөек шагыйребезгә багышланган төрле чаралар үткәрелә. Безнең китапханәдә дә башлангыч сыйныф укучылары Г Тукай әкиятләрен сәхнәләштерделәр, аның бик үк җиңел булмаган тормыш юлы белән танышып, викторина сорауларына җаваплар эзләделәр, шигырьләрен сөйләделәр. Ә соңыннан кичәбез Тукаебызның куренекле"Туган тел"җыры белән тәмамланды.

