Уку бетүгә, каникуллар җитүгә карамастан «Мәрҗән» бию студиясенең дәртле биючеләре һама... — 2 июня 2026 г. в 09:38:53.224
Уку бетүгә, каникуллар җитүгә карамастан «Мәрҗән» бию студиясенең дәртле биючеләре һаман да хәрәкәттә! 31 май көнне Казанда узган халыкара "Red Style Fest” конкурсында "Мәрҗән"нәр үзләренең чираттагы җиңүләрен яулап кайттылар! "Төшәләр илендә", "Рәхим итегез" һәм "Дәү әнием хәзинәләре" (дебют) биюләре I дәрәҗә диплом белән бүләкләнде! Ә халык күңелен күптән яуларга өлгергән, күз явын алырлык "Бәйрәм биюе" жюри әгъзаларын бу юлы да таң калдырып, Гран-при яулады! Алай гына да түгел, "Бәйрәм биюе" иҗади үсешкә 15.000 сумлык акчалата грант белән дә бүләкләнде! Афәрин, "Мәрҗән"нәребез! Алга таба да гел уңышлар насыйп булсын сезгә! Рәхәтләнеп ял итеп, яңа уку елында яңа үрләр яулавыгызга һич шигебез юк!

