Котлау сүзе белән КГАСУ архитектура һәм дизайн институты доценты Маргарита Ракиф кызы С... — 29 мая 2026 г. в 13:17:42.113
Котлау сүзе белән КГАСУ архитектура һәм дизайн институты доценты Маргарита Ракиф кызы Саляхова чыгыш ясады. Ул гимназия укучыларының уку процессында актив катнашуын ассызыклады һәм һәр укучының шәхси үсешенә һәм казанышларына аерым бәяләмә бирде. Әлеге проектның стратегик әһәмияте турында «Союзхимпромпроект»ның гомуми мәсьәләләр буенча директор урынбасары Руслан Ринат улы Хөснетдинов әйтте. Ул ассызыклаганча, «Союзхимпромпроект» проект институты өчен Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының нәкъ менә архитектура-төзелеш юнәлешен сайлау аеруча мөһим. Оешмага квалификацияле кадрлар кирәк, һәм һәм киләчәктә чыгарылыш укучылары оешмада эшли алсын өчен булачак белгечләрне әзерләү мәктәп дәрәҗәсендә үк башлана. Өчьяклы хезмәттәшлек планы нигезендә, киләсе уку елында да уку-укыту эшләре тулысынча дәвам итәчәк. Укучылар өчен «Инженерлык графикасы» исемле яңа модуль кертелә, ул инженерлык һәм архитектура проектлау юнәлешләрендәге гамәли осталыкларын арттырырга ярдәм итәчәк. Проектны тормышка ашыруда һәр якның бердәм хезмәте чагылды: гимназия администрациясе һәм педагоглары, КГАСУ укытучылары һәм җитәкчелеге, «Союзхимпромпроект» проект институты, ата-аналар һәм, әлбәттә, укучылар. Килешү яклары проектта катнашучыларның барысына да нәтиҗәле эшләре өчен рәхмәт белдерәләр һәм укучыларның югары уку йортына кадәрге әзерлекнең беренче елын уңышлы тәмамлаулары белән котлыйлар.

