Дөньяны таныйбыз — 26 июня 2026 г. в 09:53:38.964
Дөньяны таныйбыз Лагерь көннәребез мавыктыргыч кына түгел, ә файдалы да булды. 🔹Без Һава шарлары тарихы белән таныштык - аларның кайчан барлыкка килүе, кешеләрнең очу хыялы турында кызыклы мәгълүматлар алдык. 🔹Безгә ГИБДД инспекторлары килде - алар юл хәрәкәте кагыйдәләре турында сөйләделәр. 🔹Аерым дәрес ташбакаларга багышланды: без аларның гадәтләрен өйрәндек, аларның рәсемнәрен ясадык. 🔹Ә 22 июньдә батырлар истәлегенә плакатлар әзерләдек, тарихи фильмнар карадык. 🔹Кичә без Татарстанның табигать тарихы музеенда булдык – аның экспонатлары безне гаҗәпләндерде. 🔹Бүген исә Диңгез флоты көненә багышланган дәресләр уздык: диңгезчеләрнең хезмәте, кораблар, диңгез традицияләре турында сөйләштек.

