🇷🇺🇷🇺🇷🇺Мәктәп яны лагере "Ватанга мәхәббәт нурлары" темасы астында узды. Бүген бар... — 11 июня 2026 г. в 08:59:10.837
🇷🇺🇷🇺🇷🇺Мәктәп яны лагере "Ватанга мәхәббәт нурлары" темасы астында узды. Бүген барлык чаралар да 12 июнь-Россия көненә багышланган иде. Линейка тантаналы рәвештә узды: балалар РФ һәм ТР гимннарын башкарды, аларга дәүләт символлары аңлатылды, төрле кызыклы сорауларга җавап бирделәр. Иртәнге зарядкадан позитиф кәеф белән иртәнге ашка юнәлделәр. Аннары "Россия- минем Ватаным!" дигән күңел ачу чарасы үтте.✨

