✨✨Лагерьның 10 нчы көне "Ал буяулар фейерверкы" темасы астында узды.Гимназиянең мәктәп ... — 11 июня 2026 г. в 05:54:12.062
✨✨Лагерьның 10 нчы көне "Ал буяулар фейерверкы" темасы астында узды.Гимназиянең мәктәп яны лагерында тагын бер кызыклы һәм мавыктыргыч көн узды. Лагерьда һәр яңа көн иртәнге зарядкадан башлана. Бу балаларның сәламәтлеген ныгыта, кәефне яхшырта, көн буена күтәренке һәм позитив кәеф бирә! Аннары, гадәттәгечә, барысы да тәмле иртәнге ашка юнәлделәр. Пешекчеләргә рәхмәт белдереп, лагерьда тәрбияләнүчеләр урамда уйнадылар.Көн балаларга бик күп якты хисләр һәм позитив бүләк итте.

