Бүген, 28 нче апрель көнне, Яңа Кормаш балалар бакчасында "Мәктәпкәчә яшьтәге балаларг... — 28 апреля 2026 г. в 11:37:33.031
Бүген, 28 нче апрель көнне, Яңа Кормаш балалар бакчасында "Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга матур әдәбият әсәрләре аша экологик тәрбия бирү" темасы астында тәрбиячеләрнең район семинары үтте. Семинар барышында тәрбияче Нуртдинова Ләйсән катнаш төркемдәге балаларга "Урман - күп катлы йорт" темасында шөгыль үткәрде. Шулай ук мәктәп- бакча коллективы тарафыннан " Тукай - язның умырзаясы ул" исемле күңел ачу чарасы үткәрелде. Килгән тәрбиячеләр һәм тәрбиячеләрнең район методик берләшмә җитәкчесе Сабирова Э.Р. семинар эшен югары бәяләде.

