🌟 Зирәкләр һәм тапкырлар кичәсе: Тукай дөньясына сәяхәт. — 29 августа 2026 г. в 06:41:54.229
🌟 Зирәкләр һәм тапкырлар кичәсе: Тукай дөньясына сәяхәт. Башлангыч сыйныф укучылары өчен Габдулла Тукайның тормышын һәм иҗатын өйрәнүгә багышланган «Зирәкләр һәм тапкырлар кичәсе» узды. Аны татар теле укытучысы Мирсияпова Г.Р. үткәрде. Бу чара — шагыйрьнең мирасына кызыксыну уяту, аның әсәрләре аша туган телгә һәм әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләү өчен менә дигән мөмкинлек. Укучылар төрле бәйгеләрдә көч сынаштылар: Тукайның тормыш юлына кагылышлы сорауларга җавап бирделәр, шигырьләрен яттан сөйләделәр, әкият геройларын таныдылар һәм табышмаклар чиштеләр. Барлык биремнәр дә балаларның зирәклеген, тапкырлыгын һәм белемгә омтылышын күрсәтте. Кичә бик җанлы һәм күңелле узды. Укучылар үзләренең активлыгы, дуслыгы һәм Тукай иҗатына булган хөрмәте белән таң калдырдылар. Чара ахырында барысы да шагыйрьнең «Туган тел» җырын бергәләп башкарды. Образовательные организации Республики Татарстан принимают активное участие в реализации: проектов Приволжского федерального округа: Олимпиада «IQ ПФО», Фестиваль «ВЕРНУТЬ ДЕТСТВО», проект ПФО «Герои Отечества», проект «Гвардеец» ПФО, проектов Российского общества «Знание», федерального проекта «Навигаторы детства», реализуемого при поддержке Министерства просвещения Российской Федерации #Минпросвещения #Росдетцентр #НавигаторыДетства #НавигаторыДетства16 #МинОбрНаукиРТ #КомандаВоспитанияРТ #ДвижениеПервых #образованиечистополя #ТатарскоТолкишскаяСОШ #Тукай140

