26 нче май көнне мәктәбебездә — 30 мая 2026 г. в 09:26:52.031
26 нче май көнне мәктәбебездә "Соңгы кынгырау" бәйрәме булып узды. 9 нчы сыйныф укучыларын бәйрәм белән мәктәп директоры, килгән кунаклар, укытучылар, һ.б. котлады. Кадерле балалар!!! Имтиханнарны уңышлы тапшыруыгызны телибез! Сезгә дөньяның матурлыгын, тормышның асылын, яшәү ямен, яшәү мәгънәсен аңлап яшәргә язсын! Хәерле юл сезгә, балалар!!! Бәхетле булыгыз!!!

