Сүнмәс хатирәләр һәм соңгы вальс... — 26 мая 2026 г. в 11:26:06.697
Сүнмәс хатирәләр һәм соңгы вальс... 9 нчы сыйныф укучылары өчен бүген истәлекле көн — «Соңгы кыңгырау» яңгырады. Бу — мәктәптәге соңгы көннәрнең берсе, ә алда — имтиханнар һәм яңа тормыш баскычлары. Бүген бәйрәмдә күз яшьләре дә, елмаюлар да күп иде. Егетләр һәм кызлар җылы итеп укытучыларына хөрмәт күрсәттеләр, аларга тырышлыклары өчен рәхмәт сүзләре әйттеләр. Әти-әниләренә дә зур рәхмәт яңгырады. Чын мәктәп традициясенә тугры калып, алар моңлы итеп «Соңгы вальс»ны башкардылар. Алдагы юлларыгыз якты, уңышлы һәм бәхетле булсын, кадерле 9 нчы сыйныф укучылары! Имтиханнарыгыз бик җиңел булсын! ❤️ Ак юллар сезгэ, Нияз, Элина, Алмаз, Альбина👋

