🍂 Мәктәп территориясендә чисталык — уртак эшебез!
🍂 Мәктәп территориясендә чисталык — уртак эшебез! Безнең мәктәп территориясен яфрактан чистарту эшләре атнага ике тапкыр даими рәвештә башкарыла. Бу эштә укытучылар, укучылар, мәктәп хезмәткәрләре актив катнаша. Мондый чаралар барышында балаларга хезмәт тәрбиясе бирелә: алар табигатькә сакчыл караш тәрбияли, тәртипкә һәм үз куллары белән эшләүнең кыйммәтенә өйрәнә. Бергәләп эшләү укучыларны берләштерә һәм җаваплылык хисе тәрбияли. Территориябезнең чиста һәм матур булуы — безнең уртак тырышлыгыбыз нәтиҗәсе! 💚