Семинарда иң кульминацион вакыт — җирлегебездә яшәүче, гомеренең 101 яшенә җиткән, үз г...
Семинарда иң кульминацион вакыт — җирлегебездә яшәүче, гомеренең 101 яшенә җиткән, үз гомере белән тарихның тере шаһиты булган ветеран Валиев Тэфкил Вәли улының килүе булды. Аның семинар залына керүе, катнашучыларның аны аягүрә басып каршы алуы һәм ихтирам йөзеннән кул чабуы чарага аерым бер тантаналы рух өстәде. Олы яшьтә булуына карамастан, ветеранның саф фикерле, дәртле сүзләре барлык катнашучыларның күңеленә тирән эз калдырды. Аның тормыш тәҗрибәсе, басып үткән авыр юлы һәм бүгенге көнгә карата әйткән изге теләкләре семинарны бигрәк тә мәгънәле һәм истәлекле итте.