Бүген «Иман» спорткомплексында «Киләчәккә юл» фестивале кысаларында техник юнәлештәге «...
Бүген «Иман» спорткомплексында «Киләчәккә юл» фестивале кысаларында техник юнәлештәге «Гади автомобильләр ярышы» уза.Элеге чарада Шарифуллин Ильдус һәм Кадыйров Вилдан катнаша.Мавыктыргыч чара һәр балага үзенең иҗади сәләтен ачарга, инженерлык фикерен үстерергә мөмкинлек бирә. Исеменнән үк күренгәнчә, катнашучылар машиналарны көнкүрештә кулланыла торган гади материаллардан һәм эш коралларыннан ясый. Беренче номинациядә катнашучылар резина моторлы машиналарны мөмкин кадәр ерак арага йөртүдә көч сынаша.Бәйгенең чираттагы этабында электр моторы белән җиһазландырылган машиналар билгеле бер дистанцияне үтеп, төгәллек күрсәтеп, капкага туп-туры керергә тиеш. Бу исә балалардан техник төгәллек, игътибарлылык һәм осталык таләп итә. Ярышларда тәкъдим ителгән эшләргә мәртәбәле жюри бәя бирә. Жюри рәисе — Балалар иҗат үзәге педагогы, Татарстанның атказанган укытучысы, татарстанның Халык укытучысы Дилшат Мөхәммәдиев.