МБУ "Балтасинская централизованная сельская клубная система"
Новости · 21 июня 2026 г.
20 Июнь, Казан шәһәренең Дәрвишләр бистәсендә халкыбызның милли бәйрәме - Сабан туе узды. — 21 июня 2026 г. в 16:39:03.334
20 Июнь, Казан шәһәренең Дәрвишләр бистәсендә халкыбызның милли бәйрәме - Сабан туе узды. Елдагыча бистәнең Сабантуенда Балтачлылар да үз өлешен кертә. Биредә башкалабыз халкын бәйрәм белән котлап, халкыбызның көнкүрешен, гореф-гадәтләрен, милли уеннарын чагылдырган Татар утары тәкъдим ителде. Көн дәвамында бәйрәмебез кунакларына үзешчән артистларыбызның музыкаль сәламнәре яңгырады.

