МБУ "Балтасинская централизованная сельская клубная система"
Новости · 21 июня 2026 г.
19 июнь көнне районыбызның сәламәтлек саклау өлкәсендә хезмәт куючыларга, Балтач мәдәни... — 21 июня 2026 г. в 16:37:36.471
19 июнь көнне районыбызның сәламәтлек саклау өлкәсендә хезмәт куючыларга, Балтач мәдәният үзәгендә тантаналы чара узды. Чарада Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин залга җыелган барлык табибларны, шәфкать туташларын һәм кече медицина персоналы вәкилләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Район үзәк хастаханәсенең баш табибы Рамил Сәфәров та котлау сүзләре аша хезмәттәшләренә ихлас теләкләрен җиткерде. Тантана сәламәтлек саклау өлкәсендә аеруча югары хезмәт күрсәткечләренә ирешкән хезмәткәрләрне, юбилярларны бүләкләү, мәдәният хезмәткәрләренең матур җырлары белән үрелеп барды.

