Россия көненә ял кичәсе. — 13 июня 2026 г. в 16:23:48.341
Россия көненә ял кичәсе. 12 июнь көнне Кече Шырдан клубында Россия көненә багышланган ял кичәсе узды. Россия Федерациясенең дәүләт бәйрәме илебезнең һәр төбәгенең, шул исәптән Татарстанның һәм туган авылыбызның да көчен һәм бербөтенлеген гәүдәләндерә. Безнең өчен әлеге бәйрәм – тынычлык, теләктәшлек, милли бердәмлек көне. Ул Ватанны ярату, туган җиребез белән горурлану, буыннар бәйләнеше кебек төшенчәләрне берләштерә. Мәдәният учагына килгән авылдашлар белән әңгәмә бию кичәсе белән тәмамланды. #малоширданскийск #деньроссии

