"Кызу җәй" - балалар өчен ял кичәсе. — 15 июня 2026 г. в 15:09:46.697
"Кызу җәй" - балалар өчен ял кичәсе. Кече Шырдан клубы ишекләре өлкәннәргә дә балаларга да һәрвакыт ачык. Шимбә көнне балалар өчен "Кызу җәй" исеме астында ял һәм бию кичәсе узды. Җәйге каникулга кайткан балалар биеп кенә калмадылар, бергәләшеп уйнадылар һәм күмәк флешмоб биюләре дә өйрәнделәр. Танышып, дуслашып, алга таба да очрашырга сүз куештылар. #малоширданскийск #летниеканикулы

