11 июнь көнне Олы Ачасыр авылы мәдәният йортының клуб яны территориясендә балалар өчен ... — 15 июня 2026 г. в 04:05:44.541
11 июнь көнне Олы Ачасыр авылы мәдәният йортының клуб яны территориясендә балалар өчен «Россиянең күңеле аның символларында»дип исемләнгән интеллектуаль-танып белү уены узды. Чара башта фойеда әңгәмә рәвешендә үтте. Уен асфальттагы рәсемнәр һәм интеллектуаль конкурслар аша дәүләт символикасын өйрәнүгә юнәлдерелгән. Чөнки һәр кешегә туган Ватанның флагы, гербы һәм гимны яхшы таныш булырга тиеш. Авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре боларның барысына да өйрәттеләр һәм таныштырдылар. Тарихи әһәмияткә ия шушы бәйрәм көнендә сезнең һәрберегезгә сәламәтлек, иминлек, гаилә бәхете, хезмәтегездә уңышлар телибез! Ватаныбыз белән һәрчак горурланып, бердәм булып, матур итеп гомер кичерик.🙏 #ДеньРоссии#МыРоссия #БольшеачасырскийСДК #культураЗеленодольск

