22 июнь 1992 елдан Русия Федерациясе Югары Советы карары белән Ватанны саклаучыларны ис... — 24 июня 2026 г. в 03:38:41.746
22 июнь 1992 елдан Русия Федерациясе Югары Советы карары белән Ватанны саклаучыларны искә алу көне дип билгеләнде. 1996 елның 8 июнендә Президент Борис Ельцин указы белән ул көн Русия Федерациясендә Хәтер һәм кайгы көне дип игълан ителде. Сугыш 27 миллионнан артык совет гражданын – хәрбиләрне, картларны, балаларны, тыныч халыкның гомерен өзде. Бу безнең халык тарихында зур фаҗига, кайгы. Без - бу коточкыч сугышта җиңгән кешеләр буыны. Һәм без һәрвакыт моның белән горурланачакбыз. Бу датаны онытырга хакыбыз юк. Ул безгә көч бирә, нинди илдә яшәвебезне һәм безнең ата-бабаларыбызның нинди булуын аңларга мөмкинлек бирә. Ләкин бүген без яңадан нацизм белән көрәшергә мәҗбүр, безнең егетләр яңадан алгы сызыкта. Алар Бөек Җиңү истәлегенә хәрби бурычларны лаеклы хәл итәләр, безне, Ватаныбызны яклыйлар.

