Тарихи сәгать "Хәтер мәңгелек" — 23 июня 2026 г. в 12:41:55.764
Тарихи сәгать "Хәтер мәңгелек" 22 июнь- тарихыбызда сагышлы көннәрнең берсе - Хәтер һәм кайгы көне.Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашларыбыз хөрмәтенә салынган һәйкәл янында сугыш башланган көнгә багышланган тарихи сәгать үткәрелде. Балаларга сугыш башланган көннәр, аның авыр нәтиҗәләре, Ватандашларыбыз һәм авылдашларыбызның батырлыгы турында, "Хәтер шәме" Халыкара акциясе турында мәгълүмат бирелде. .Барлык катнашучылар яу кырында ятып калганнарны бер минут тынлык белән искә алды. Аларга мәңгелек дан. Һәр кеше тыныч тормышның кадерен белеп, Бөек Җиңү өчен үзеннән өлеш керткәннәрне онытмый яшәсен иде. #культуразеленодольска #ЛетовТатарстане #айдагулять

