Авыл бәйрәме гөрләп узды! — 3 июля 2026 г. в 10:25:36.233
Авыл бәйрәме гөрләп узды! 27 июньдә Кече Шырданда Авыл бәйрәме бик матур оешкан төстә узды. Килгән кунакларны Чәй йорты янында Норлат ягы мәдәният йортлары иҗат коллективлары, Ачасырның этнография комплексы коллективы каршы алса, парк янында сәнгать мәктәбе, галерея һәм китапханәләр системасы күргәзмә оештырып, мастер-класслар күрсәтте. Бәйрәмнең төп өлеше мәйданда узды. Милли уеннар, кызыклы ярышлар һәм әлбәттә көрәш. Быел олылар һәм балалар көрәшенә тәкә тапшырылды. Ә инде бәйрәмне искиткеч итеп алып барды, матур җырларын бүләк итте Ландыш Бахави иҗат төркеме. Зур рәхмәт аларга! #кечешырдан #летовтатарстане #айдагулять

