Балаларны авыл читенә, табигать кочагына алып чыгу – зур җаваплылык бит. Әти-әниләргә ... — 3 июля 2026 г. в 09:43:18.825
Балаларны авыл читенә, табигать кочагына алып чыгу – зур җаваплылык бит. Әти-әниләргә рәхмәт, миңа һәм командирларга ышаныч белдереп, балаларны безгә тапшырдылар. Озата килгән әбиләр белән әниләр дә безгә кушылып киттеләр. Командирлар олы сыйныф укучылары, алдан төзелгән карта буенча сәяхәт иттерделәр. Безнең барысы да яхшы һәм җайлы гына узды, шулхәтле күңелләре булды, барысы да тагын барасы иде диеп саубуллашты. Шуны да әйтәсем килә: балалар телефонда, гаджетларда утыралар диләр. Мин тулы ышаныч белән әйтә алам: аларны бары кызыксындыра белергә, алар белән күбрәк вакытны үткәрергә кирәк. Балалар табигать һәм әйләнә-тирә мохит белән кызыксына белә, аралашырга, сөйләшергә яраталар, бик теләп фольклор уеннарда катнаштылар. Походның тәмле өлеше дә бар бит әле. Ул әлбәттә рюкзак тутырып килгән тәм - томнарны бүлешеп тамак ялгап алу. Тукталышлар шактый булды. Шулай булмый мөмкин дә түгел, чөнки авылның һәр урамы, чокыры, юллары, һәр җире үзе бер тарих. Менә шул тарих эзләре буйлап йөрү, күрсәтү безнең бурычларың берсе. #Бакырчыавылыклубы #ЛетовТатарстане #айдагулять

