Үсемлекләрдән башка бу дөньяны күз алдына да китереп булмый.Алар бөтен тереклек ияләрен... — 9 июля 2026 г. в 06:08:51.741
Үсемлекләрдән башка бу дөньяны күз алдына да китереп булмый.Алар бөтен тереклек ияләренә суларга гына түгел, дәваланырга да булышалар. Кешеләр борынгы заманнарда ук хайваннарның кайбер үсемлекләргә игътибар иткәннәрен күргәннәр . Шуннан бу үсемлекләрне өйрәнә башлаганнар,аларның файдалы якларын ачканнар, китап итеп теркәгәннәр. Андый кешеләрне “үлән җыючылар” дип йөрткәннәр. Яшел тылсымчылар борынгы заманнан бирле кешеләрне дәвалаганнар,аларга көч биргәннәр.Медицинага нигез салучы Гиппократ 236 үсемлекне кулланган. Ә безгә исеме әкиятләрдән билгеле булган күренекле таҗик табибы Әбугалисина 900 гә якын үсемлекнең файдасы турында яза.Ә инде Россиядә 1581 елда беренче даруханә- Даруханә палатасы ачыла,беренче “Табиб китабы” (“Травник”) басылып чыга. Петр1 заманында даруханәләр бакчасында дару үләннәре әзерләү һәм үстерү белән шөгыльләнгәннәр. Хәзер дә яшел даруханә кешеләргә һәрчак ярдәм итә.Тик бу байлыктан дөрес файдалана белергә кирәк. Нинди генә дару үләннәре юк! Безнең илдә 500дән артык дару үләне үсә.Барлык даруның 45% ын дару үләннәреннән ясыйлар. Дару үләннәрен дөрес җыя белергә кирәк.

