Өлкәннәр көненә багышланган «Минем елларым – минем байлыгым!» исемле чара
Өлкәннәр көненә багышланган «Минем елларым – минем байлыгым!» исемле чара Һәр ел фасылының үз шатлыгы, матурлыклары. Кыш безне ак мамыктай кары һәм суыгы белән сөендерә. Яз – беренче яшеллек, сафлык белән. Җәй ачык төсләр, мул чәчәкләре белән. Көз – юмартлыгы, мул уңышы белән. Кеше тормышында да менә шулайдыр. Яшьлек һәрвакыт өмет һәм мәхәббәт белән тулы. Өлкән еллар – иҗади көчләрнең чәчәк атуы, балалар һәм оныклар турында кайгытулар чоры. Авыл җирлеге башлыгы Фәния Хисамутдинова җылы теләкләр белән мөрәҗәгать итте. Ул барлык олы яшьтәге кешеләрне көзге, чиста һәм якты бәйрәм белән котлады һәм барысының да мәхәббәт һәм кайгыртучанлык, якыннарының һәм туганнарының игътибары, нык сәламәтлек һәм озын гомер белән чолгап алынуын теләде. Өлкәннәр алдында мәдәният йортында эшләп килүче иҗат коллективлары чыгыш ясады. Бәйрәм программасы вакытында залда күңел җылысы һәм шатлык рухы иде. Бәйрәм кичәсе өстәл артында күмәк чәй эчү белән тәмамланды, #культуразеленодольска