Моңсу көздә куңелле чара
Моңсу көздә куңелле чара Кече Шырданда Өлкәннәр көне ел да күңелле дә, шул ук вакытта моңсу да үтә. Куңелле, чөнки авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре оештырган концерт күтәренке рухта уздырыла, күбесенчә уен-көлкеле җырлар, шигырьләр. Моңсу, чөнки кемдер барыбер кичәгә килми калган, узган ел килгән иде, быел менә килә алмаган - өлкәнәябез шул... Быел Өлкәннәр көне уңаеннан сюрприз әзерләнгән иде - Кече Шырданга багышланган яңа җыр презентациясе. Аны ясалма фәхем ярдәмендә Рәдиф Шакиров иҗат иткән. Яңа җырга Рәдиф клип та төшергэн, афәрин! Авылдашларга бик ошады. Рәдифне алкышларга күмдек. Гомумән, Рәдифне соңгы елларда ачылып киткән таланты барыбызны да сөендерә, бигрәк тә безне, мәдәният хезмәткәрләрен. Сәгатьтән артык барган концерттан соң, икенче, тагын да кызыграк тамаша башланды. Вәт тамаша ичмасам! Авылның игелекле кешелэре ярдәмендә оештырылган чәй табыны артында иң куңеллесе - табын җырлары иде. Кара-каршы җырлашу - элгәреге заманнан килә. Онытыла барган бу күренеш, авыл көйләре - өлкәннәребезне яшьлеккә алып кайтты. Киләсе очрашуда Станокны да уйнарбыз әле дип, кичәне оештыручыларга рәхмәт әйтеп таралыштылар. Мәдәният йорты хезмәткәрләре үз чиратында авыл узешчәннәре Рәмзия, Фәүзия, Гали Гайсиннарга, Ләлә Гайнетдиновага, Рәдиф Шакировка рәхмәтен белдерә. Киләсе мәдәни чарага кадәр! #малоширданскийск #деньпожилых