Күзегездәге бәхет чаткылары
Күзегездәге бәхет чаткылары Яшәү яме бирсен һәркемгә! Фәрештәләр сезгә юлдаш булсын, Изге дога йөртсен гомергә! Сикәлтәсез булсын үткән юлыгыз, Җылы җилләр генә иссеннәр! һәрвакыт та барган юлыгызда Ак чәчәкләр генә үссеннәр! 3 октябрь көнне Тау Иле мәдәният йортында Өлкәннәр көне уңаеннан "Көзләр ямьле сезнең белән" дип исемләнгән бәйрәм концерты булды. Бәйрәм моңлы җырлар, дәртле биюләр, уен-көлке белән үрелеп барды. Концертка килгән тамашачыларга, хезмәттәшләремә, дусларыма зур рәхмәтемне белдерәм. Алдагы көннәрдә мондый матур, җылы очрашулар күп тапкырлар насыйп булсын! #культуразеленодольска #тауилемәдәнияйорты #авылымныңгүзәлкешеләре #өлкәннәркөнебелән