16 октябрьдә бөтен дөньяда Икмәк көне билгеләп үтелә. Икмәк-ул кешеләрнең тормышы, сәла...
16 октябрьдә бөтен дөньяда Икмәк көне билгеләп үтелә. Икмәк-ул кешеләрнең тормышы, сәламәтлеге һәм иминлеге символы, кеше хезмәте продукты. Гомеребезнең бер генә көне дә икмәксез үтми. Эш көннәрендә дә, бәйрәмнәрдә дә өстәлдә нәкъ менә икмәккә иң мөһим урын бирелгән. Икмәккә сакчыл караш тәрбияләү, аны үстергән кешеләрнең хезмәтенә хөрмәт тәрбияләү максатыннан, Олы Ачасыр мәдәният йортында «Икмәк - һәрнәрсәгә баш»дигән танып белү сәгате үткәрелде. Мәдәният йорты хезмәткәрләре укучыларга икмәкнең барлыкка килү тарихы, икмәкнең кешеләр өчен нинди әһәмияте, безнең өстәлдә икмәк пәйда булсын өчен күп төрле һөнәрләр эшләве турында сөйләде. Укучылар икмәк-күп кешеләрнең зур эш нәтиҗәсе дигән нәтиҗәгә килделәр, «икмәккә сакчыл караш» дигән төшенчәне ныгыттылар.