Перейти к содержимому
Максиметер

29-31 октябрьдә Казанда, Уникаль осталык үзәгендә, келәм ясау буенча осталарның һәм экс...

29-31 октябрьдә Казанда, Уникаль осталык үзәгендә, келәм ясау буенча осталарның һәм экспертларның беренче төбәкара съезды узды. Масштаблы вакыйга бөтен Россиядән 200дән артык катнашучыны берләштерде. Чарада осталардан, туку фабрикалары җитәкчеләреннән алып дизайнер һәм галим-этнографларга кадәр катнашты. Татарстан, Дагестан, Карелия, Удмуртия, Башкортстан, Төмән, Пермь, Мәскәүдән килгән осталарның эшлекле һәм гамәли пленар утырышлары булды. Түгәрәк өстәлләр һәм ачык мастер-класслар үткәрелде. Төбәкара съезда Яшел Үзән районының мәдәният җитәкчесе Новикова Юлия Эриковна, Идел Аръягы үзәкләштерелгән клублар системасы җитәкчесе Гобәйдуллин Рамил Ринат улы һәм Акъегет мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Борһанова Рәшидә катнашты.

48 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

84 подписчиков · Лайфстайл

Ещё по теме «Лайфстайл»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.