26 нчы октябрь көнне Әтнә балалар сәнгать мәктәбендә, күренекле татар композиторы, пиан...
26 нчы октябрь көнне Әтнә балалар сәнгать мәктәбендә, күренекле татар композиторы, пианист һәм педагог Рөстәм Мөхәммәтхаҗи улы Яхинның тормышына һәм иҗатына багышланган кичә узды. Рөстәм Яхин — халкыбыз музыка мәдәниятеның төп шәхесләренең берсе. Аның иҗат стиле Европа романтизмының классик традицияләрен үзенчәлекле татар милли рухы белән гармонияле рәвештә берләштерә. Аның музыкасы тирән шигърилек, нечкә лиризм һәм халык җыры мәдәнияте белән тыгыз бәйләнешкә ия булуы белән аерылып тора.Аны хаклы рәвештә татар романсының нигез салучысы, Татарстан Республикасы Дәүләт гимнының көен язучы һәм концерт сәхнәсендә һөнәри дәрәҗәдә чыгыш ясаган беренче татар пианисты дип атыйлар. Тыңлаучылар моңлылыгы, үзенчәлекле милли рухы һәм хис-кичереш тирәнлеге белән аерылып торган татар музыкаль лирикасы мохитенә чума алдылар.