22 октябрьдә булып узган, Әтнә районы мәдәният хезмәткәрләренең зур семинарында Татарстаннын Электрон Мактау Тактасына кертелгән хезмәткәрләрне дә бүләкләделәр һәм таныклык тапшырдылар. Шулар арасында Әтнә балалар сәнгать мәктәбенең театр классы укытучысы, "Сәхнәдәш" үрнәк театр коллективының җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Сафиуллина Финә Рәис кызы да бүләкләнде. Финә Раисовна, сезгә ныклы сәламәтлек, иҗади дәрт, яңа үрләр һәм игелекле эшегездә уңышлар телибез! Әтнә җиренең мәдәният үсешенә керткән зур өлешегез өчен рәхмәт сезгә! #этнэсэнгатмэктэбе #адши #мэдэният #культура