МБУ "Музейное объединение Зеленодольского муниципального района"
Образование · 4 августа 2026 г.
🔥Махсус хәрби операция башланганнан бирле авылыбыз активистлары төрле ярәм итү чаралар... — 4 августа 2026 г. в 11:31:36.832
🔥Махсус хәрби операция башланганнан бирле авылыбыз активистлары төрле ярәм итү чараларында актив катнаша. Шәмнәр ясау, токмач басу кебек эшләр белән беррәттән инде иң кирәклесе-маскировка сеткаларын үрүне ешайтып җибәрдек. 🔥Без, Каюм Насыйри исемендәге архитектура һәм этнография комплексы хезмәткәрләре мәдәният йорты белән берлектә шушы саваплы һәм дә кирәкле булган эштә даими катнашырга тырышабыз. Бердәм булып, авылыбыз апа-кызлары белән инде шактый гына маскировка сеткалары үрдек. 🔥Яхшылык җирдә ятмый. Киң күңелле авыл халкы әлеге изге эшне махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызның туган якларына, гаиләләренә исән-сау әйләнеп кайтуын теләп башкара. #КаюмНасыйриисемендәгеархитектураэтнографиякомплексы #яхшылыкҗирдәятмый

