МБУ "Музейное объединение Зеленодольского муниципального района"
Образование · 8 сентября 2026 г.
🇷🇺 8 сентябрьдә ил күләмендә беренче тапкыр Россия халыклары телләре көнен билгеләп ү... — 8 сентября 2026 г. в 10:23:40.715
🇷🇺 8 сентябрьдә ил күләмендә беренче тапкыр Россия халыклары телләре көнен билгеләп үтәбез! Бу истәлекле көн илебездә туган телләрне саклау, үстерү һәм хуплау максатыннан булдырылды. Бәйрәмнең датасы да тирән мәгънәгә ия: 8 сентябрь — күренекле шагыйрь Рәсүл Гамзатовның туган көне. Аның иҗаты халыклар дуслыгының һәм мәдәниятләр бердәмлегенең якты символына әверелде. ☝🏻Бүген Россиядә рәсми рәвештә 277дән артык тел һәм диалект бар дип исәпләнә. Аларның һәркайсы — уникаль мәдәни мирас, тарихи хәтер һәм илебезнең бай мәдәни кодының аерылгысыз өлеше. 📖Туган тел — буыннарны бәйләүче, милли үзаңны саклаучы һәм рухи кыйммәтләрне киләчәккә тапшыручы көч. 📝Шуны истә тотып, бүген бергәләп «Россия – дом народов»! Бөтенроссия диктантын яздык. Масштаблы мәгърифәтчелек акциясе Россия Федерациясе халыклары телләре көненә багышланган һәм диктантның нигезендә-күренекле Авар шагыйре Рәсүл Гамзатов әсәрләреннән өзекләр урын алган. Акция Россия халыклары бердәмлеге елы кысаларында уза. ☝🏻 Туган телебезне белик, туган телебезне онытмыйк! #диктантРоссиядомнародов #РоссияФедерациясехалыкларытелләрекөне #Россияхалыкларыбердәмлегеелы #КаюмНасыйриисемендәгеархитектураһәмэтнографиякомплексы

