#иминлек — 23 марта 2026 г. в 09:51:41.077
#иминлек Мөслимгә пилотсыз очу аппаратлары һөҗүм итү куркынычы булганда нишләргә? Район хакимиятенең матбугат хезмәте шундый куркыныч янаганда вакытлыча качу урыннары турында мәгълүмат әзерләде. Анда һөҗүм вакытында урамда булучыларга тәкъдим ителгән качу урыннарының иң якынына барырга киңәш ителә. 1. Ык елгасы аша үткән күпердән башлап, Пушкин урамына кадәрге "Иске Мөслим" территориясендә яшәүчеләргә Пушкин урамы, 43 адресы буенча урнашкан Мөслим авыл җирлеге Башкарма комитеты бинасы подвалында качарга тәкъдим ителә. 2. Пушкин урамыннан башлап, Вахитов урамына кадәрге "Иске Мөслим" территориясендә яшәүчеләр Октябрь урамы, 39 адресы буенча урнашкан Мөслим лицее подвалына кача ала. 3. Вахитов урамыннан башлап, "Нур" мәчетенә янәшә булган икенче урау юлына кадәрге территориядә яшәүчеләр Кооператив урамы, 170а адресы буенча урнашкан Мөслим гимназиясе подвалында саклана ала. 4. "Яңарыш" микрорайонында яшәүчеләргә Хафизов урамы, 1нче йорт адресы буенча урнашкан балалар сәнгать мәктәбенең иң түбән катында көтәргә тәкъдим ителә. 5. "Аэропорт" микрорайонында яшәүчеләргә Пушкин урамы, 91 адресы буенча урнашкан күпфункцияле үзәк (МФЦ) бинасы подвалында качарга мөмкин. Һөҗүм вакытында фатир эчендә калганда, тәрәзәгә якын килмәскә, терәк стеналар арасында басып торырга киңәш ителә. Лифтттан файдалану тыела. Бинаның иң түбән катына төшәргә, йортта булсагыз, базга качарга кирәк. 📸 Схема - район хакимиятенең матбугат хезмәтеннән.

