22 июнь – Хәтер һәм кайгы көне. — 18 июня 2026 г. в 09:26:47.950
22 июнь – Хәтер һәм кайгы көне. 1941 нче елның 22 июне – илебез тарихында иң кайгылы көннәрнең берсе – Бөек Ватан сугышы башланган көн. Бу көнне илебез азатлыгы өчен гомерләрен кызганмаган каһарманнар искә алына, сугыш китергән кайгы-хәсрәтләр хәтердә яңара. Гадәттәгечә, шушы көнне Мәскәү вакыты белән 12:15 сәгатьтә Бөтен ил буенча «Бер минут тынлык» акциясе узачак. Барлык битараф булмаучыларны акциягә кушылырга чакырабыз.

