🌾 Миллилекне һәм гореф-гадәтләребезне саклап! 🌾 — 2 июня 2026 г. в 04:20:52.350
🌾 Миллилекне һәм гореф-гадәтләребезне саклап! 🌾 Хөрмәтле кукмаралылар һәм районыбыз кунаклары! Сезне Сабантуй бәйрәменең иң күркәм, милли бизәге булган бәйгеләрендә катнашырга чакырып калабыз! Милләтебезнең матурлыгын, гореф-гадәтләрен олылап, түбәндәге номинацияләрдә үз көчегезне сынап карагыз: 👑 «Сабантуй гүзәле» 👧 «Иң озын толым» (барлык теләүче кызлар һәм хатын-кызлар өчен) https://disk.yandex.ru/i/m9bwLNfdnHs3lw 👗 «Иң милли кыз» 🤵 «Иң милли егет» 👪 «Милли гаилә» (иң матур милли киемдәге гаилә) https://disk.yandex.ru/i/hZTKLaZJKG0RPA ⏰ Бәйгеләрнең башлану вакыты: • 11:00 — «Сабантуй гузәле» бәйгесе. • 14:00 — «Озын толым» бәйгесе. • 14:30 — «Милли кием – бәйрәм бизәге» бәйгесе («Милли гаилә», «Иң милли кыз», «Иң милли егет»). Милли кием – милләтемә тугрылык юлы, ә озын толым – горурлык билгесе! Катнашыгыз, күркәм гадәтләребезне бергә саклыйк! 💚❤️ Бәйрәмгә рәхим итегез!

