24 июль көнне Зур Сәрдек авылында "Рәҗәп " чишмәсе буенда инде традициягә әверелгән “Са... — 27 июля 2026 г. в 09:50:28.654
24 июль көнне Зур Сәрдек авылында "Рәҗәп " чишмәсе буенда инде традициягә әверелгән “Самавырда кунакта” дип исемләнгән бәйрәм уздырылды. "Рәҗәп чишмәсе"нең саф сулары салынган пар бөркеп торган самавырлар, болын-кырлардан җыеп пешерелгән үлән чәйләре, кайнар коймаклар, җыр-моң, авылдашлар белән күрешү, аралашу көтеп торды килгән кунакларны. Бәйрәмгә килгән халык йөрәкләргә үтеп кереп, күңелләрне нурландырырга, җылытырга сәләтле Нәкыя Орлованың җырларын тыңлап кинәнде, ял итте, үзләре дә яшьлектәге җырларын җырлап күңел ачты. Әлеге бәйрәм халкыбызның традицион мәдәниятен, көнкүрешен чагылдырган зур чарага әверелеп, мәдәни байлыкларны киләчәк буыннарга тапшырып калдыруда әһәмияткә ия булып тора. #ЛетоВТатарстане #АйдаГулять

