19 октябрь көнне, Казан шәһәрендә С.Галиев исемендәге мәдәни үзәктә "Мәхәллә" программа...
19 октябрь көнне, Казан шәһәрендә С.Галиев исемендәге мәдәни үзәктә "Мәхәллә" программасы буенча эшләүче проектларның "Иң яхшы тәҗрибә" бәйгесенең икенче туры узды. Әлеге бәйгедә Татарстан республикасының 28 районыннан катнашкан проектлар арасыннан 12 район икенче турга узган иде. Икенче турда катнашучылар арасында Туембаш мәдәният йортында эшләп килүче "Туембаш итекләре" проекты да булуы безнең өчен шатлыклы вакыйга булды. Бүген проектның җитәкчесе Туембаш мәдәният йорты директоры Хафизова Минзәлия һәм проектның кураторы булган район мәдәният йорты методисты Саляхова Миләүшә бәйгенең мәртәбәле жюриларына "Туембаш итекләрен" тәкъдим иттеләр.