🌾🎁 Пчеловод авылы зур бәйрәмгә әзерләнә! — 6 августа 2026 г. в 15:30:30.954
🌾🎁 Пчеловод авылы зур бәйрәмгә әзерләнә! 4 август көнне авылыбызда күңелле һәм борынгы матур гадәтебез — Авыл көненә бәйрәм бүләкләре җыю чарасы узды! Авылдашларыбыз җырлый-җырлый, гармун моңнары астында урамнар буйлап йөрделәр. Бүләкләрен биргән, изге теләкләрен җиткергән һәм бәйрәмгә үз өлешен керткән һәрбер авылдашыбызга тирән рәхмәтебезне белдерәбез! ❤️ Ә инде 8 АВГУСТ 18:30 СӘГАТЬТӘ барыгызны да Пчеловод авылында узачак «Бер очрашыйк әле, авылдашлар!» дип исемләнгән онытылмаслык Авыл көне бәйрәменә чакырабыз! 🎉 Бәйрәмебезнең махсус кунаклары: 🎙 Рамиль Гатиятуллин — дилбегәне үз кулында тотучы оста алып баручы; ⭐️ Рамиль Галимҗанов — «Татар җыры» һәм «Алтын Барс» премияләре лауреаты; ✨ Гөлия Димитриева — күңелле һәм моңлы җырлары белән! Бәйрәм программасында сезне көтә: 🎶 Авылыбыздан чыккан моңлы җырчылар чыгышы; 🎈 Балалар һәм олылар өчен онытылмаслык кызыклы уеннар; 🪩 Күңелле бәйрәм дискотекасы; ☕️🥞 Әлбәттә, хуш исле кайнар чәй һәм тәмле кайнар коймак! #КукмараРайоны #ПчеловодАвылы #АвылКөне #БерОчрашыйкӘле #ЛетоВТатарстане #КультураКукмора #АйдаГулять

