🌾🪗 Уразай авылында күңелле «Кичке уен» гөрләде!
🌾🪗 Уразай авылында күңелле «Кичке уен» гөрләде! 16 сентябрь көнне Уразай авылында чын халык бәйрәме — күркәм «Кичке уен» булып узды. Бу кичтә авыл халкы һәм килгән кунаклар Вахит Яшь тамашачы театры актеры Шамил Шәфигуллинның чыгышын, Югары Арбаш мәдәният йортының «Асылъяр» триосы җырларын зур алкышлар белән каршы алды. Ә Купка мәдәният йорты директоры Илфат Гыйльметдиновның дәртле баян моңнарына бөтен халык бергә кушылып җырлады! Шулай ук авылыбызның үз сандугачлары — Финдия Ризагетдинова һәм Илһам Ганиевлар да үзләренең моңлы җырларын бүләк итеп, бәйрәмгә ямь өстәделәр. Уен барышында тамашачылар кайнар самавыр чәе ☕️ , өстәл тулы коймак 🥞, кайнар бәлеш һәм тәм-томнар белән сыйландылар. Ихлас аралашу, милли уеннар һәм дәртле җыр-биюләргә бай булган күңелле кичә бәйрәм дискотекасы белән тәмамланды. Бәйрәмне оештыручыларга, килгән һәр кунакка һәм авылдашларга зур рәхмәт! 💕 #Кукмара #Уразай #КичкеУен #Мәдәният #КукмараРайоны #ХалыкТрадицияләре