Зур Сәрдек мәдәният йорты хезмәткәрләре «Көзге мәрхәмәтлелек атнасы» кысаларында махсус...
Зур Сәрдек мәдәният йорты хезмәткәрләре «Көзге мәрхәмәтлелек атнасы» кысаларында махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребез өчен чәй әзерләү максатыннан алма турап, гөлҗимеш җыеп киптерү эшен оештырдылар. Һәртөрле ярдәм — ышанычлы тыл. Яугирләргә булышып, без, беренче чиратта, игелекле эш башкарабыз. Иң мөһиме — махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезнең һәркайсы исән-имин туган якларына әйләнеп кайтуы. 🙏 Илләребез тыныч, күк йөзебез аяз булсын! 🕊️