🌿☕️ Адай авылыннан солдатларга җылылык һәм шифа: 1 000 кап үлән чәе фронтка юл тота!
🌿☕️ Адай авылыннан солдатларга җылылык һәм шифа: 1 000 кап үлән чәе фронтка юл тота! Адай авылы клубы махсус хәрби операция зонасында булган батыр егетләребезгә ярдәм итү эшен бер көнгә дә туктатмый. Бу юлы да авылдашларыбыз бердәм булып, яу кырындагы якташларыбыз өчен туган җирнең хуш исле үләннәреннән 1 000 данә шифалы чәй җыелмасы әзерләделәр,- ди Адай клуб мөдире Фәния Хабибуллина. Туган якның мәтрүшкәсе, бөтнеге кушылган һәр касә чәй солдатларыбызга өй җылысын, саулык һәм көч-куәт бүләк итсен иде. Бердәнбер ихлас теләгебез: барлык сакчыларыбыз да исән-сау булып, Җиңү белән үз гаиләләре, якыннары янына исән-имин әйләнеп кайтсыннар! 🤲🕊 Изге эшне оештырган Адай авылы мәдәният хезмәткәрләренә һәм үз өлешен керткән барлык ачык күңелле Адай халкына тирән рәхмәтебезне белдерәбез. Бергәлектә — безнең көч! 🤝❤️ #КукмараРайоны #АдайАвылы #БезБергә #СВО #Ярдәм #Кукмарамәдәнияте #ИгелеклеЭш