Халыкара өлкәннәр көне ул өлкән буын бәйрәме. 👵👴 Бу дата өлкәннәргә үзенең кайгырту...
Халыкара өлкәннәр көне ул өлкән буын бәйрәме. 👵👴 Бу дата өлкәннәргә үзенең кайгыртуыңны, хөрмәтеңне белдерү өчен тагын бер сәбәп булып тора. Әлеге бәйрәм уңаеннан 4 октябрь көннеТоркэш авыл клубында өлкәннәр өчен «Көзлэрнең дә була үз яме» дип исемләнгән кичә оештырылды. Кичә үзешчән артистларның концерты белән үрелеп барды. Өлкәннәр үзләре дә жырлар башкардылар, уеннарда катнаштылар, бер-берсенә матур теләкләр теләделәр, яшьлек җырларын искә алып җырладылар,дәртле итеп биеп тә алдылар.Өлкәннәр чәй табыны артында төрле темаларга аралаштылар, куңел ачтылар. Бәйрәм кәефне күтәрде, алдагы көндә дә исәнлек иминлек теләп таралыштылар, дип хәбәр итә Торкәш клуб мөдире Алия Зиганшина.