Минзәлә театры Фәнис Яруллинның "Сәхия" спектаклен алып килә.
Минзәлә театры Фәнис Яруллинның "Сәхия" спектаклен алып килә. "Сәхия" спектакле язмышка каршы тора алучы хатын-кызлар турында. Язучы Фәнис Яруллинның «Кыйгак-кыйгак каз кычкыра» повестенә нигезләнгән драма (инсценировка авторы — Алсу Хәбибуллина) Сәхия язмышы аша бөтен бер чор – көчле хатын-кызлар язмышын чагылдыра. …1940нчы еллар. Әнисенең фаҗигале үлеменнән һәм әтисенең фронтка китүеннән соң, яшь Сәхия исән калу һәм гаиләсен яклау өчен үзенең хатын-кызлыгыннан ваз кичә. Ул үз өстенә ир-ат җаваплылыгы алырга, көч белән эш итәргә мәҗбүр була. Нәтиҗәдә, кыска итеп киселгән чәч, ир-ат киеме, авыр эш… Сәхия сугыш белән таланган авыл таянырдай көчле егет «Сәхи»гә әйләнә. Ул үткән юл – Татарстан авылыннан Себер нефть вышкаларына кадәр – үз-үзеннән качу, эзләнү, бәргәләнү. Әмма мәхәббәт аны асылына кайтырга, үткәннәрнең йомгагын сүтәргә, күптән онытылган яраларны актарырга һәм иске нигездә яңа йорт салыр өчен туган нигезгә юл тотарга мәҗбүр итә. «Сәхи(я)» – үз-үзең булу хокукының нинди авырлык белән бирелүен аңларга мәҗбүр итә торган спектакль.