15 октябрь конне Олге авыл клубында олкэннэр коне булып узды.
15 октябрь конне Олге авыл клубында олкэннэр коне булып узды. Бу күркәм бәйрәм — өлкәннәребезгә кайгыртучанлык һәм ихтирам хисләрен җиткерү өчен менә дигән форсат. Тәҗрибәләре белән үрнәк булган, акыллы киңәшләре белән ярдәм итүче өлкән буын вәкилләренә бәйрәм кәефе өләшә алуыбызга шатбыз. Чараны оештыруда һәм үткәрүдә ярдәм иткән иҗатчы кызларыбызга, авыл җирлеге башлыгы Рәшидә Гаяновнага, шулай ук хөрмәтле Мөнир хәзрәткә тирән рәхмәтемне җиткерәм, дип хәбәр итә клуб мөдире Эльмира Ибрагимова Өлкәннәребезгә ныклы сәламәтлек, имин тормыш телибез. Илләребез тыныч, киләчәгебез якты булсын!