19 май — Татарстан матбугаты көне. — 19 мая 2026 г. в 05:06:09.040
19 май — Татарстан матбугаты көне. Матбугат һәрвакыт җәмгыять белән тыгыз элемтәдә. Тормышның һәр ягын яктыртып, безне хәбәрдар итә. Районыбызның "Хезмәт" һәм "Азьлане" газеталары да районыбызда кайнап торган тормышны яраткан укучыларына күрсәтү өчен күп көч куя. Район яңалыкларын белергә, каләм осталарының иҗат җимешләре белән танышырга теләүчеләр газеталарга языла һәм социаль челтәрләр аша таныша алалар. Ә без, каләмдәшләребезнең эшчәнлекләре һәрвакыт мавыктыргыч, яңа проектларга, якты вакыйгаларга бай булуын телибез! Бәйрәм белән сезне, хөрмәтле каләмдәшләр!

