Бүген, 26 нчы август көнне, Сара Садыйкова музеенда, 1930 нчы елга кадәр Тутай авылы мә... — 26 августа 2026 г. в 18:38:58.382
Бүген, 26 нчы август көнне, Сара Садыйкова музеенда, 1930 нчы елга кадәр Тутай авылы мәчетендә мулла булып торган Гыйләҗ бабайның оныгының кызы гаиләсе белән экскурсиядә булдылар. Аларга Хәмзә Бәдретдинов, Рәмис Ногманов авторлыгында чыккан "Гасырлар сагындагы манаралар" китабын бүләк иттем. Алар Гыйләҗ бабайның да шушы китаптагы Тутай авылы мәчетенең тарихына кертелүенә шатланып, бик теләп китапны алдылар.

