Шәүкәт Галиев музеенда татар хатын-кызларының баш киеме түбәтәй, калфак ясау буенча мас... — 21 августа 2026 г. в 07:32:08.661
Шәүкәт Галиев музеенда татар хатын-кызларының баш киеме түбәтәй, калфак ясау буенча мастер-класс дәресе үтте. Калфак – бик үзенчәлекле һәм татар халкы өчен генә хас булган хатын-кыз баш киеме. Аның килеп чыгышы ерак гасырларга барып тоташа. Мастер-класста катнашкан кызларыбыз белән бергәләшеп милли традицияләребез нигезендә ятучы кыйммәтле, милли, әхлаклы сыйфатларны саклау, киләчәк буынга җиткерү турында да сөйләшеп үттек.Дәресебез кызыклы,матур булып узды.

